“Кызыклы һәм күптөрле балалар матбугаты”.
29 март көнне балалар бакчасы балалары белән “Кызыклы һәм күптөрле балалар матбугаты” исеме астында библиографик күзәтү ясалды. Күзәтү барышында чарада катнашучылар балалар өчен чыга торган журналлар белән таныштылар. Балалар бу басмаларның кешеләргә ни өчен кирәк булуы, аларның нинди файда китерүе һәм битләрендә очрый торган геройларны нилектән шулкадәр яратулары турында белде. Балалар газеталары һәм журналлары яртылаш тексттан һәм яртылаш рәсемнәрдән тора, балалар рәсемнәрне буядылар, тиешле урынга наклейкаларын урнаштырдылар. Ә табышмакларны һәм башваткычларны китапханәче белән бергәләп чиштеләр.