"Юл билгеләре иленә сәяхәт"
31 октябрьдә балалар бакчасында балалар белән "Юл билгеләре иленә сәяхәт" исемле уен квест үткәрелде. Әлеге уенның төп максаты: балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында күзаллауларын ныгыту иде. Уен барышында балалар белән юл билгеләре турында табышмаклар чиштек, шигырьләр укылды, юл билгеләреннән пазлылар җыйдык, светофорның төсләрен урнаштырдык.