"Капля жизни" Бөтенроссия акциясе
3 сентябрь көнне Шубан авылы китапханәсе Беслан шәһәрендә 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә булган вакыйгаларга багышланган "Капля жизни" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Беслан корбаннары истәлегенә акциядә катнашучылар уч төбендә бераз су алып, һәлак булганнарның барысына да якты истәлек теләп, сыйныф бүлмәләрендә чәчәкләрне эчерттеләр.