Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Сабантуй журналы укыйбыз.

Сабантуй - өлкәннәр һәм балаларның яраткан бәйрәме. Балалар цчен бу бәйрәмне ай саен үткәрергә дә була. Бу эштә безгә “Сабантуй” журналы ярдәм итәчәк. 26 июль көнне Шубан авыл китапханәсе балалар өчен “Сабантуй” журналы сәхифәләре буенча челлендж тәкъдим итте. “Сабантуй” журналы - балалар һәм яшүсмерләрнең дусты. “Сабантуй” - ул кечкенә генә, матур, иллюстрацияле журнал. Биредә бөтен республикадан килгән балаларның иң яхшы иҗат эшләре басыла: хикәяләр, шигырьләр, кроссвордлар, табышмаклар, ребуслар һәм башкалар. Чөнки аның авторлары - балалар үзләре. Алар үз идеяләре, хыяллары белән уртаклашалар, яраткан шөгыльләре, мавыгулары турында сөйлиләр.