“Шахмат тактасы сере”
20 нче июльдә Бөтендөнья шахмат федерациясе - ФИДЕ карары нигезендә, 1966нчы елдан башлап, Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә.
Шахмат уены – 64 аклы-каралы шакмактан торган тактада барган, игътибарлылык, уйлау сәләтен таләп итүче спорт төре дә, уен да ул! Әлеге датага нигезләнеп мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен “Шахмат тактасы сере” исемле шахмат-шашкалар уены оештырылды.