26 июнь – Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне.
Наркомания – бүгенге көннең иң куркыныч күренешләреннән берсе, дисәк, һич арттыру булмастыр. Ул ел саен дистәләрчә мең гомерләрне алып китә, меңнәрчә кеше хезмәткә сәләтсез булып кала. Наркомания бигрәк тә яшьләрне аямый. Шул уңайдан китапханәдә “Наркомания - киләчәксез тормыш” исемле күргәзмә –күзәтү ясалды. Күргәзмәдә кеше организмы өчен наркотикларның зыяны турында мәгълүмат тәкъдим ителде.