“Минем яраткан әкиятләрем”
“Борын-борын заманда...” - бу сүзләр һәр кешегә таныш, чөнки безнең һәркайсыбыз кайчандыр әкият дөньясында булдык. Балачак илен әкиятсез күз алдына да китереп булмый! Әкият-ул кызыклы һәм мавыктыргыч кына түгел, файдалы да, чөнки балалар бөтенләй башка дөньяга - тылсым дөньясына чумалар. 15 июнь көнне мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен “Минем яраткан әкиятләрем” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.