“Студентлар белән очрашу” кичәсе
22 январь көнне Шубан авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә студентлар көненә “Студенчество веселая пора” исеме астында танып-белү уены үткәрелде. “Татьяна көне” бәйрәменең тарихы, йолалары турында мәгълүмат бирдек. Татьяна көненең үз сынамышлары белән таныштылар һәм студентлар төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр.