Сабантуй бәйрәме
11 июнь көнне Шубан авылында балалар Сабан туе шаулап-гөрләп үтте.
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәктә балалар бик көтеп алалар. Гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырылды: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, шашка уены, тачкада тарту, көрәш һ. б.