“Сәламәтлек иленә”
16 май көнне китап укучы балалар белән “Сәламәтлек иленә” исемле уен-сәяхәт үткәрелде. Балалар белән “Чукрак телефон”, “Туп бирешле”, “Түбәтәй”, “Урын алыш” һ.б. төрле уеннар уйналды. Ә уен вакытында җәзага табышмакка җаваплар таптык, шигырьләр сөйләдек һәм сәяхәтебезне бергәләп зарядка ясап тәмамладык.