Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез"

22 март көнне язгы каникулларны “Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез” исемле әдәби квест белән башлап җибәрдек. Әдәби квест: “Бу юллар кайсы әкияттән”, “Буталган мәкальләр”, “Табышмакка җавап тап”, “Мин кайсы әкияттән”, “Шалкан” әкиятен бергәләп уйныйк исемле берничә тукталыштан иде. Балалар бик теләп һәр тукталышта белемнәрен күрсәттеләр.