Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Ребуслар ярмаркасы”

24 январь көнне Китап укучы балалар өчен “Ребуслар ярмаркасы” исемле интерактив уен үткәрелде. Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин.

Чараның максаты-балаларның логик фикерләвен, хәтерен үстерү. Ребуслар һәм кроссвордлар чишкәндә укучыларның сүзлек составы арта, коммуникатив күнекмәләре, логик фикер йөртү сәләтләре үсә.