«Тылсымлы дөнья - балалар киносы»
8 гыйнвар көнне Шубан авыл китапханәсендә балалар киносы көненә «Тылсымлы дөнья - балалар киносы» исемле викторина үткәрелде. Китапханәче иң элек кино турында кыскача информация бирде. Һәм конкурслар булды: Угадай героя мультфильма, Әкияти табышмаклар, Кем гаепле? ,,Морозко” әкият- фильмын карагач викторина ахырында физминутка «Биебез Майя белән» клибына ясадык. Максаты: балаларны кино сәнгатенә җәлеп итү, балалар киносы сәнгатенә һәм мультфильмнарга мәхәббәт тәрбияләү.