Куюкская сельская библиотека - филиал № 14

Кем беренче

Көек авылы китапханәсендә 2021нче елдан алып, Шәрипов Фәнис абый гаиләсе, әтиләре Шәрипов Иңгел абый истәлегенә балалар өчен шашка ярышлары уздыра. Бу ел ярышта 11бала катнашты.
  Елның елында катнашкан бер бала да бүләксез калмый, Шәрипов Фәнис абый гаиләсе ул яктан да чарасын күрә.
Туган җиренә,туган авылына мәрхәмәтле кешеләргә карап күңел сөенә. Кендек каны тамган җирен олылап, хөрмәтләп,кирәк җирдә ярдәм кулы сузып яшәүче мөхтәрәм кешеләре белән авылыбыз матур. Бу ярышларны балалар көтеп алып, яратып уйныйлар. Илебездә тынычлык булып, бу уеннарны икенче елга да Шәрипов Фәнис абый гаиләсенә уздырырга, балаларга бу уенда катнашырга насыйп булсын иде.