“Ленинград блокадасы- онытылмас тарих”
Ленинград камалышы өзелгән көнгә карата китапханәдә укучылар өчен батырлык дәресе үткәрелде.Дәрес өчен шул исемдә китап күргәзмәсе төзелде. Укучыларга әлеге көннең Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүе, Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы турында сөйләнде. Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатылуы, боз каткан күл буйлап узучы данлыклы юлны “Яшәү юлы”дип аталуы турында да сөйләнде.
Блокадада калучылар арасында балаларның күп булуы,хәзерге вакытта Санкт-Петербургтагы тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның көндәлеге турында кычкырып укылды. Ул анда гаилә әгъзаларының үлгән көннәрен язып барган. Шулай ук дәрестә балаларга герой-шәһәр Ленинград блокадасы турында презентация күрсәтелде.