Блокадалы Ленинград битләре.
“Блокадалы Ленинград битләре”. Китапханәдә батырлык дәресе үткәрелде.Китапханәче укучыларга, ачлык һәм салкынлык, ир-атлар белән беррәттән эшләүче балалар һәм хатын-кызлар Ленинград блокадасында калган авыр сынаулар турында сөйләде. Аннары зур кызыксыну белән блокадада үзенең барлык туганнарын югалткан Ленинград кызы Таня турында истәлекләр тыңланыл-ды. Шулай ук блокадникларның икмәк нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә икәнлеге турында сөйләве балаларда зур тәэсир калдырды. Чара блокадалы ленинградчылар һәм герой-шәһәрне саклаучылар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.