Куюкская сельская библиотека - филиал № 14

"Терроризм угрозы обществу"

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлеге кысаларында Көек китапханәсендә «Террорчылык җәмгыятькә куркыныч »дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче " террорчылык «сүзенең мәгънәсе, аның типлары һәм максатлары, атышлар ишетелсә, үзеңне ничек тотарга, таныш булмаган предметлар белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде . Балалар җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, урамнарда, җәмәгать транспортында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Чара азагында китапханәче ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерларын, шартлаткыч җайланманы тапканда нишләргә һәм бу вәзгыятьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерде.