"Балалар Ленинград сугышында"
Моннан 79 ел элек - Ленинград камалыштан чыга. Ленинградлыларның тарихка кергән батырлыгын искә алып, 22гыйнвар көнне китапханәдә хәтер дәресе үтте. Балалар белән блокады ипие, 900 көн һәм төн барган сугыш турында сөйләштек.