Куюкская сельская библиотека - филиал № 14

"Чыршы янында"

Китапханәдә балалар өчен чыршы бәйрәме узды. Кыш бабай һәм кар кызын чакырып, җырлап-биеп, шигырь сөйләп кыш бабайдан тәмле күчтәнәчләр алдылар. Чыршы бәйрәме күңелле уеннар белән дәвам итте, балаларның елда көтеп алган уеннары лоторей уены да булды. Бәйрәм ахырында күңелле биюләр әниләр белән берлектә бик күңелле булды. Бәйрәмдә катнашкан һәр бала  тәмле күчтәнәчләр, лоторей бүләкләре һәм күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.