“Күңел аланында матурлык” әдәби кичә
Китапханәдә 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Күңел аланында матурлык” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Аңа төрле буын китап укучы хатын-кызлар чакырылды. Кичәне алып баручы әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, уеннар, сораулар, әдәби әсәрләрнең геройлары буенча “Кеше кайчан матур була?” дигән сорауга җавап эзләп фикерләр тыңланды.