“Туган телем-иркә гөлем” библиографик дәрес
Халыкара туган тел көне уңаеннан Куныр урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен “Туган телем-иркә гөлем” дигән библиографик дәрес үтте. Китапханәче бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, “Сөйләм культурасы” дигән китап белән таныштырды, балалар телебезгә үтеп кергән чит сүзләр турында белделәр.