Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

“Нәрсә соң ул мәхәббәт?” әңгәмә

Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Гасырлар буе бөек философлар, галимнәр, язучы-шагыйрьләр әлеге сорауга җавап эзләп баш ватканнар, әмма әлегә хәтле берәү дә мәхәббәтнең төгәл формуласын яки кагыйдәсен уйлап тапмаган. “Нәрсә соң ул мәхәббәт?” –дигән диспутта яшьләр белән шул сорауга җавап эзләнде,  язучыларның мәхәббәт темасына багышланган үлмәс классик әсәрләребездән өзекләр укылды.