«Китап бүләк итегез» гомумроссия акциясе
14 февральдә дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китап бүләк итегез» дигән гомумроссия акциясенә безнең укучыларыбыз да актив катнаштылар һәм шәхси китапханәләреннән китаплар бүләк иттеләр. Китапханә фонды 36 китап белән тулыланды.