«Сез икегез бербөтен”- видеопрезентация
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне-ил өчен генә түгел, ә аның халкы өчен дә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм тугрылыкны һәм барлык сынауларга чыдам нык мәхәббәтне гәүдәләндерә. Куныр китапханәсе бу көнне 44 ел бергә яшәгән, үрнәк балалар үстергән, шушы җирлеккә бөтен гомерләрен багышлаган Камаловлар гаиләсен котлады һәм шул гаилә турында "Сез икәү – бербөтен"дип исемләнгән видеопрезентация әзерләп китапханәнең аккаунт битенә куйды.