Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

“Ачы язмыш безне сынаган” – очрашу

    Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында Татарстанда «Мәрхәмәт-милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән “ У войны не женское лицо” дигән социаль-гуманитар проект старт алды.  Акциядә катнашып  хатын-кыз тыл ветераннарын, сугыш чоры балалары язмышын чагылдырган материалларны куябыз.  Куныр авылында туган, сугыш чоры баласы,  хезмәт ветераны Гомәрова Рәхимә Гомәр кызын 90 яшьлек юбилее белән котлап, аның турында китапханәнең аккаунт битенә  презентация куелды.