Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

“Хәтер шәме” бөтенроссия акциясе

1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр, кайгылы көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. Сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән , илебезнең 27 миллион  халкын югалтканбыз.  Бөек Ватан сугышда җиңеп, илебезгә тынычлык китергән ветераннарыбызны искә алып, тарихыбызны онытмау максатыннан бөтендөнья буенча барган "Хәтер шәме" акциясенә кушылдык.