“Туган телем – хәзинәм” әдәби кичә
Ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телгә ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан “Туган телем – хәзинәм” дигән әдәби кичә үткәрелде. Куныр урта мәктәбенең 5 класс укучылары туган телебез буенча бик күп сорауларга җавап бирделәр,мәкальләр әйтештеләр, табышмаклар чиштеләр.