«Кызыл ләләләр кырында” – сугышчы интернациионалист белән очрашу
2022 нчы елның 15 нче февралендә Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгарылуга 33 ел булды. Шул уңайдан мәдәният йорты белән берлектә яшүсмерләр өчен сугышчы интернациионалист белән очрашу үткәрелде. Чарада авылдашыбыз Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан Дәүләтшин Фидәил Фәйзелхак улы катнашты.