Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

Бөтенроссия акциясе “Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах" - кычкырып укулар

Акция кысаларында Куныр урта мәктәбе укучылары өчен “Аларның батырлыгы үлемсез” дигән батырлык сәгате үткәрелде. Балаларга Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 78 еллыгы турында, Бөек Ватан сугышында партизаннар хәрәкәте, партизан балалар турында сөйләнде. Китапханәче авылдашыбыз разведчик Гыйләҗетдинов Гайфетдиннең батырлыгы турында “Балтач энциклопедиясе”ннән укып балаларны таныштырды. Балалар белән Муса Җәлил шигырьләре, Ибраһим Газинең “Малай белән эт” хикәясе укылды.