“Ленинград блокадасы балалары» хәтер сәгате
Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Блокадалы Ленинград балалары»дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче блокададагы кечкенә ленинградлыларның ачлык, салкынлык, үлем белән ничек көрәшүләре турында сөйләде. Балалар да сугышның беренче көннәреннән үк өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышалар: фронтка киткән әти-әниләр урынына станокларга басалар, оборона ныгытмалары төзиләр, яралыларны карыйлар. «Блокадалы Ленинград балалары» дигән документаль фильм күрсәтелде.