«Авылыбыз горурлыгы» видеоролик
Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган каһарманнар – чын мәгнәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы һәм мактанычы. Авылдашыбыз Советлар Союзы Герое, подполковник Хәбибулла Ибраһимовның 110 еллыгына видеопрезентация ясалып китапханәнең аккаунт битенә куелды. Видеороликка геройның тормыш юлы турында язылды, гаилә архивыннан фотолар куелды.