«Яңа ел могҗизасы» -мөмкинлекләре чикле балаларны котлау
Һәрбер бала яңа елда ниндидер могҗиза көтә. Бу бәйрәм балаларда якты, шатлыклы хисләр уята. Шул уңайдан Кыш бабай һәм Кар кызы тормыш тарафыннан болай да кимсетелгән балаларны - инвалид балаларның өйләренә барып яңа ел белән котлады, бүләкләр белән сөендерде.