“Үткәннәрне онытмыйк” мәдәни сәгать
Китапханәдәге кече музей почмагы өлкәннәрне дә , балаларны да үзенә тартып тора. Борынгы әби-бабаларыбыздан сакланып калган әйберләр белән таныштыру максатыннан башлангыч класс укучылары өчен “Үткәннәрне онытмыйк” мәдәни сәгате үткәрелде. Музейда элеккеге әби-бабайларның борынгы көнкүреш әйберләре, алкалары, китаплары , калфак, түбәтәйләре, саклана. Балаларга аларның тарихы сөйләнде,алар кызыксынып, сораулар биреп ихтибар белән тыңладылар.