"Сугышта хатын-кыз йөзе түгел" акциясе
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында Татарстанда «Мәрхәмәт-милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән “ У войны не женское лицо” дигән социаль-гуманитар проект старт алды. Акциядә 2020 елда актив катнаштык һәм быел да эшне дәвам итәбез. Акциядә катнашып хатын-кыз тыл ветераннарын, сугыш чоры балалары язмышын чагылдырган материалларны куябыз. Куныр авылында 1941 елда туган Шарифуллина Шамсебанат Гиният кызы турында язылды.