Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

«Минем туган ягым, туган авылым» түгәрәк өстәл

Татарстан Республикасы көненә багышлап «Минем туган ягым, туган авылым»  дигән исемдә яшьләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Очрашуыбызның максаты: яшьләрнең туган ягыбызга мөнәсәбәте, авылның киләчәге, тарихы турында фикер алышу. Түгәрәк өстәл артында шушы сорауларга җаваплар эзләп, аларны анализладык. Очрашуда “Туган ягым -Балтачым” дигән исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.