Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

"Китап белән бергә ял итәбез" китаплы пикник

  Китапханәнең актив укучылары өчен "Китап белән бергә ял итәбез" дигән китаплы пикник оештырылды. Китапханәче, урман алачыгында утырып, хатын-кызларга төрле китаплар, журналлар, газеталар таратты. Алар яңа журналлар, газеталар белән таныштылар, аннары уен формасында хатын-кызларга урманның һәм аның үсемлекләренең файдасы турында сөйләнде, урманда йөрүнең мең даруны алмаштыруы аңлатылды.   Авыл фельдшеры Гөлшат Шәрәфетдинованың covid-19га каршы прививка ясату турында киңәшләрен бирде.    Сәгыйтҗанова Тәнзиләнең мөнәҗәт башкаруы очрашуны тагын да ямьләндерде. Пикник самавырдан кайнар чәй  һәм күңелле сөйләшүләр белән дәвам итте.