“Әкияттә кунакта” кычкырып укулар
Кычкырып укулар китапханәләрдә популярлаша бара. Алар балаларда әдәбият һәм китап укуга кызыксыну уяталар. Бөтендөнья китап сөючеләр көне уңаеннан балалар бакчасында кычкырып укулар һәм яңа китаплар, журналларга күзәтү үткәрелде. Чара барышында Шарль Перроның «Кызыл калфак», Җәвад Тәрҗемановның “Мөгезле арыслан” әкиятеннән өзекләр укылды, яңа балалар журналлары белән таныштылар. Аннан соң укучылар текст буенча сорауларга җавап бирделәр, геройларга характеристика бирделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар.