Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

“Наркотикларсыз тормыш” – диспут

26 июнь - Халыкара наркоманиягә каршы тору көне уңаеннан республикабызда  "Наркотикларсыз тормыш" дигән акция башланды. Акция кысаларында безнең  китапханәдә наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагышлы, аның зарары турында һәм сәламәт яшәү рәвешен сүрәтләгән матур әдәбият сайлап урнаштырылды. Яшүсмерләр белән наркотикларның зыяны турында диспут үткәрелде.