Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

“Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе

22 июнь- тарихыбызда сагышлы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне һәйкәлләр янында без дошманны җиңүгә гомерләрен кызганмаган каһарманнарыбызны искә төшерәбез, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарны хөрмәт белән искә алабыз. Бу төн дөньяны үзгәртә, сугыш уты кабызган фашизмга карата нәфрәт уты уята.  “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылып укучылар белән һәйкәл янында күмәк рәвештә шәмнәр кабыздык. Акциядә катнашучы яшүсмерләр белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдык.