Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

"Әрәпә килә, әрәпә!" –халык йоласы

"Әрәпә"-  халкыбызның гасырлардан килгән матур  йоласы  Борынгы гореф-гадәтләр акрынлап заманча белән тулылана, шуңа да карамастан, авыл бәйрәмен үткәрүнең төп тәртибе саклана. Кагыйдә буларак, бәйрәм ике өлештән тора — бүләкләр җыю һәм бәйрәмнең үзеннән тора, шуңа күрә аңа алдан әзерләнәбез. Әлеге йола бәйрәм алдыннан үткәрелә. Балалар һәм яшьләр "Әрәпә"дип кычкырып йөриләр, бүләкләр, йомырка җыялар,барлык авылдашларын, дусларын һәм туганнарын бәйрәмгә чакыралар. Бу йола мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  оештырылды. Ат матур итеп бизәлде, милли киемнәрдән балалар, яшьләр чыктылар, 2 баянист матур көйләр уйнады. Балалар бүләкләр, кәнфитләр җыйдылар, яшьләр җырлады һәм биеделәр. халык балаларны конфетлар, самавырда чәй һәм урамда коймак белән каршы алдылар.