Мин җәйне яратам – күңелле уеннар
Каникуллар-кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен иң шатлыклы вакыт. Бу вакытта балаларның ялы актив һәм бай булырга тиеш. Авыл китапханәсе балалар өчен «Мин җәйне яратам! Дигән күңелле уеннар оештырды. Балалар әкиятләрне бик яраталар. Алар хәтта әкият геройларына охшарга телиләр. Шуңа күрә “ Кот в сапогах”, “Волк и семеро козлят”, “Конек горбунок”, “Лиса Алиса и кот Базилио”— — ярымспортлы, ярым уен ярышлары уздырылды. Бу уеннар балаларның сәламәт яшәү рәвешенә уңай йогынты ясый, коллективлык хисен тәрбияләргә тиеш. Балалар бик канәгать калдылар.