Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

XII Халыкара акция“Читаем детям о войне -2021”

Самара өлкәсе балалар китапханәсе  оештырган  “Читаем детям о войне -2021”  XII Халыкара акциясенә безнең китапханә дә кушылды. Әлеге акциянең максаты – сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, үзебезнең тарихыбызны онытмау максатыннан оештырыла. Акциядә катнашу өчен теркәлү үтеп электрон билет алдык һәм 6 май көнне 7-8 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләр укуны оештырдык. Балалар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар аша яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чорында балаларның батырлыгы турында белделәр. Үзебезның авылдан сугышка күпме кеше киткән, күпмесе сугыш кырында башын салганлыгы турында, бабайлар турында мәглуматларны кайдан табарга мөмкин икәнлеге аңлатылды, күрсәтелде. Балаларга Әмирхан Еникинең “Бала “ хикәясе, Муса Җәлилнең “Төрмәдә төш”, “Аяксыз” шигырьләре укылды. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабына библиографик күзәтү ясалды. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.  9 кеше катнашты.