"Тукай әкиятләренә ияреп" әдәби иртә
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилее һәм туган тел көне уңаеннан балалар белән әдәби иртә үткәрелде. Балалар Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды. Күргәзмәгә куелган “Су анасы”, “Шүрәле” белән, Тукайның китаплары белән таныштылар. Тукай әсәрләре балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар Тукайның шигырләрен сөйләделәр, бала.ру каналыннан “Кызыклы шәкерт”, “ Гали белән кәҗә” мультфильмнарын карадылар, Тукай геройларын рәсемгә төшерделәр. “Салават күпере” журналыннан Гөлнара Хәйдәрованың “Әйдәле, Акбай!” хикәясен укыдык.