“Һөнәр сайлыйм” – яшүсмерләр белән әңгәмә, очрашу
Бүген чыгарылыш классы балалары алдында “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау тора. Һөнәр сайлау кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Шушы максаттын чыгып очрашуны 21 апрель –Җирле үзидарәләр көне белән бәйләп, Куныр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сагтдинова Зөһрә Фәритовна чакырылды. Ул яшүсмерләргә нәрсә ул җирле үзидарә, депутат кем була, авыл җирлеге башлыгы нәрсәләр эшли, бу һәнәрләргә кайда укып булуы турында сөйләде. “Җирле үзидарә- җәмгыятьнең нигезе” дигән күргәзмә күрсәтелде