“Туган телем- хәзинәм” әдәби лото
Туган тел - милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без дә үз телебезне яхшы белергә тиеш. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларның берсе “Туган телем- хәзинәм” дигән әдәби лото үткәрелде. Анда Г.Тукай, М.Җәлил, Р.Миннуллин әсәрләре буенча сораулар, башваткычларны балалар бик мавыгып уйнадылар. Җиңүче Нәҗипова Гүзәл булды.