Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

Интеллектуаль уен “Көчле звено”

Балаларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, туган телгә, күренекле әдипләребезгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, каникулларны файдалы һәм күңелле уздыру максатыннан 5, 6 класс укучылары белән  “Көчле звено” интеллектуаль  уен үткәрелде. Сораулар татар теле, әкиятләр, мультфильмнар, әйләнә-тирә буенча, мәкальләр, табышмаклар да кергән иде. Җанатарларга да сораулар бирелде. Финалислар ярышында Гыйләҗева Алисә җиңде. Соныңнан күңелле, хәрәкәтле уеннар, биюләр дәвам итте.