Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

Халкыбызның көнкүреш йоласы “Май язу”

Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый. Чарага килгән укучыларның чыннан да, май язу турында ишеткәннәре дә булмаган. Шуңа да май язу процессын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Әби (Закирова Разия) аларны май язу өчен кирәкле савыт-саба белән таныштырды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, май язып карадылар. Бу йола видеоролика яздырып китапханәнең социаль битенә куелды