Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

“Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” – әхлак дәресе

Хәзерге заман шартларында  кызларга рухи-әхлакый  тәрбия бирү бик әһәмиятле, кирәкле чараларның берсе.  Шушы максаттан чыгып китапханәбезгә яшүсмер кызлар белән очрашуга Балтач  районы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Хәкимҗанова Ф.К. һәм врач-гинеколог Камалиева Н.Н. чакырылды. Түгәрәк өстәл сөйләшүе  бик күп сорауларны үз эченә алды: гаиләдә кыз бала тәрбиясе, беренче мәхәббәт, булачак әни, сәламәтлек, яшүсмер гигиенасы. Сөйләшү  бик җанлы үтте. Кызлар бик күп файдалы киңәшләр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.