«Дус - акчадан кыйммәт.» -китаханә сәгате
Дуслык турында фикер алышырга өйрәтү, дуслыкны саклый белергә, дус була белергә өйрәтү, дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү максатыннан «Дус - акчадан кыйммәт» -китаханә сәгате үткәрелде. Без балалар белән Нәрсә ул дуслык?, Дуслык кайчан кирәк?, Илебездә дуслык булырга тиеме?, Төрле милләт кешеләре үзара дус була аламы? дигән сорауларга җаваплар эзләдек. Без барыбыз да чын дусларга ия булырга телибез, ә үзебез яхшы дус булырга сәләтлеме? – тесттагы сорауларга җавап белән үзебезне сынап карадык. Аӊлатмалы сүзлектəн “Дус, дуслык” сүзләренə билгелəмə белән таныштык. Нәкый Исәнбәтнең “Татар халык мәкальләре” китабыннан дуслыкка багышланган мәкальләрне табып укыдык. Балаларга бу сәгатьтә төрле ситуацияләр турында уйланырга, хыялланырга мөмкинлек бирелде.