«Яман гадәтләрдән саклан» әңгәмә
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләрдән арына белергә өйрәтү, көчле рухлы булырга өндәү максатыннан яшьүсмерләр белән әңгәмә оештырылды. Соңгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында начар гадәтләргә өйрәнеп китүчеләр булуы беркем өчен дә сер түгел. Нәрсә соң ул начар гадәтләр? Аларга нәрсәләр керә? Нәрсәдән, ничек сакланырга? Бу сорауларга җавапны әңгәмә барышында балаларга җиткердек. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, күргәзмәгә куелгын китаплар белән таныштылар.